«Халыкны халык иткән, дөньяга таныткан сыйфат - аның күңел байлыгы, теле, сәнгате». (Гариф АХУНОВ) Туган телебезне, халкыбыз бай мирасының бер мыскалын да югалтмый, чәчми-түкми саклыйк, киләчәк буынга тапшырыйк. 🩵Йөрәк ишеткән сүзләр
Информационный канал
«Халыкны халык иткән, дөньяга таныткан сыйфат - аның күңел байлыгы, теле, сәнгате». (Гариф АХУНОВ) Туган телебезне, халкыбыз бай мирасының бер мыскалын да югалтмый, чәчми-түкми саклыйк, киләчәк буынга тапшырыйк. 🩵Йөрәк ишеткән сүзләр
Гөлшат Зәйнәшева Туган җирем — Татарстан Идел ярларына нурлар сибеп Матур булып ата бездә таң. Таң шикелле якты Туган илем, Бәхет биргән җирем — Татарстан. Кая гына китеп, Кайларга бармадым, Сагынып кайттым Иделем таңнарын. Биш диңгезгә карап елмайгандай, Балкый безнең Казан ерактан. Коры җирне шаулы диңгез итә Хезмәт сөйгән халкың, Татарстан. Күпме җырлар җырлый халкым бүген, Туган җирем, синең турында. Мин бәхетле сине сөюемне Әйтә алсам шушы җырымда.
Канал «Чулман» подключен к сервису MaxGate. Контент автоматически синхронизируется между Telegram и мессенджером MAX.
Подключить кросспостинг«Чулман» - канал из категории «Новости и СМИ», подключенный к сервису кросспостинга MaxGate. Публикации канала синхронизируются между Telegram и мессенджером MAX, а на этой странице собраны ссылки на обе версии канала.
Сейчас у канала 440 подписчиков суммарно в Telegram и MAX. За последние 30 дней в истории MaxGate учтено 101 публикаций, поэтому перед подпиской можно оценить не только размер аудитории, но и регулярность обновлений.
Чтобы подписаться, используйте кнопки «Открыть в MAX» и «Открыть в Telegram» в верхней части страницы. У отдельных постов ссылка может быть доступна в обоих мессенджерах или только в одном из них, если MaxGate получил такой URL из истории обработки.
«Интертат» Республика көнендә Татарстан тарихының төп чорлары турында махсус проект тәкъдим итә. Проект визуаль һәм тавышлы бизәлеш белән мультимедиа музее форматында эшләнгән. Аны ачып, республикада яшәүче халыклар, 1990 еллардан башлап төбәк тарихы, дәүләт символикасы турында белә, фотохроника карый аласыз. «Без редакциягә бу яңа форматны кертеп җибәрергә һәм аны гадәткә әйләндерергә телибез. Республика көненә махсус проект – тәҗрибә, үзебез булдырырга теләгән заманча мультимедиа редакциясенең мөмкинлекләрен сынап карау. Бу массакүләм мәгълүмат чаралары өчен яңа формат түгел, ул «баннерная слепота» дигән күренешне җиңәргә булыша, тик бу татар телле журналистика өчен яңалык», – дип сөйләде махсус проект турында «Интертат» басмасы баш мөхәррире Рөстәм Гәрәев. Махсус проектны сылтама аша карарга була. Интертат МАХта
Газиз республикабыз көне белән, дуслар! Бүген без тарихыбызга горурлык һәм киләчәккә ышаныч белән карыйбыз. Поздравляю с Днем Республики Татарстан! Желаю всем татарстанцам крепкого здоровья и благополучия. Пусть наш общий дом процветает, а традиции, которые мы бережем, передаются из поколения в поколение.